9 май көнне, район халкы елдагыча бәйрәм митингына җыйналды -оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр, балалар, мәртәбәле кунаклар ил өчен яу кырында көрәшкән якташларыбыз истәлегенә чәчәк бәйләмнәре салырга, аларны кабат искә алырга чыктылар.

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Бәйрәм митингысында 2200 райондашыбыз катнашты. 150 кеше мәйданнан “Үлемсез полк” маршы белән узды. Ә ул көннең иң кадерле кунаклары, билгеле инде, сугыш ветераннары, сугыш чоры балалары иде.  Татаналы митингны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов ачып җибәрде. Аннан соң ветераннарны ТР Юл хуҗалыгы һәм транспорт министры урынбасары Артем Чукин котлады.Шулай ук тантанада ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов та катнашты. Район ветераннар Советы рәисе Мансур Газизов, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны,ветераннарның Айдар авыл җирлеге башлангыч оешмасы  җитәкчесе Иван Егоров, яшь буын вәкиле, Теләче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Айзат Бариев  тәбрикләү сүзе белән чыкты. Сугышчан җырлар, хәрби биюләр кунакка килгән ветераннарны, сугыш чоры балаларының хәтерен кабат  яңартты. Өлкәннәребезнең һәм тантанада катнашучыларның күңелен күрер өчен район мәдәният йорты үзешчәннәре зур тырышлык куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International