10 май көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында “Ак калфак” оешмасының бик матур очрашуы булып узды.

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Әлеге очрашуга районбызның иң актив  хатын-кызлары җыелган иде. Бергәләп гаилә, бала тәрбиясе, буйдак егетләр, яшь гаиләләр турында сүз алып барылды. Бергә киңәшеп, яшь әти-әниләргә  файдалы булырлык бер матур кичә уздыру да планга кертелде. Бик җылы, күңелгә рәхәт сөйләшү булды.  Биредә ишеткән һәр яңалык, эш алымнары - барыбызга да бик әһәмиятле һәм кирәкле булсын иде.  Максат бер: яшь гаиләләргә ярдәм итү, гореф-гадәтләрне кайтару, яшь әниләр мәктәбе, яучы почмагы булдыру. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International