11 нче май көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлары буенча директор урынбасары Мифтахова В.Г. һәм район мәгариф бүлегенең башлангыч белем бирү методисты Закирова С.Г. лар белән берлектә “Укучының Мәдәни Көндәлеге” Республика бәйгесенә нәтиҗә чыгарылды. Биредә түбәндәге җиңүчеләр билгеләнде: Теләче урта мәктәбеннән Мәхмүтова Диләрә, 1 сыйныф, Вәлиәхмәтова Зәлия, 3 сыйныф, Имамиев Әмир, 4 сыйныф һәм Баландыш урта мәктәбеннән Гайнетдинова Назлыгөл, 2 сыйныф укучысы.