Күргәзмәдә тәкъдим ителгән материал кече яшьтәге китап укучыларыбызның күп кенә сорауларына җавап табарга булышыр дип өметләнәбез. Мәсәлән, нәрсә ул кояш ваннасы, сөякләр үсеше өчен кирәк булган Д витамины ничек барлыкка килә, ни өчен кояш астында баш киемсез 30 минуттан да артык торырга ярамый. Шулай ук, ничек дөрес итеп кызынырга һәм чыныгырга һ.б.