“Җирдә каласы килә җыр булып”

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

12 май көнне район мәдәният йортында “Җирдә каласы килә җыр булып” дип исемләнгән программа буенча халкыбызның сөекле җырчысы, якташыбыз Таһир Якуповны искә алу кичәсе булып үтте.

   Иң элек районыбыздан чыккан танылган җырчылар, районыбызның сәнгать осталары, бер сүз белән, танылган якташларыбыз Теләчедә урнашкан Туган якны өйрәнү музеенда Таһир Якуповның шәхси әйберләрен карады.

   Соңрак чара район мәдәният йортында концерт номерлары белән дәвам итте. Кичәдә җырчының репертуарындагы җырлар яңгырады.

   Аның турындагы истәлекләр, видео язмалар белән үрелеп барган кичә райондашларыбыз күңелендә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International