18 апрель көнне, Алан авылы китапханәсендә «Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән күргәзмәләр циклының эшен дәвам итеп, авыл халкын якташларыбыз иҗаты һәм эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан,авылдашларыбыз Равил Садыйков һәм Нургали Булатов иҗатына багышланган күргәзмә оештырылды.Н.Булатов-татар журналисты,танылган каләм иясе,Русиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.Ул татар генералларын халыкка таныту өстендә зур эшчәнлек алып бара. Р.Садыйков - Казан шәһәренең 18нче гимназиясе директоры, югары категорияле татар теле укытучысы, филология фәннәре кандидаты. Шигырьләр яза,иҗат белән шөгельләнә. Ике китабы басылып чыкты. Күргәзмәгә аларның тормышына һәм иҗат эшчәнлегенә багышланган материаллар куелды ,таныштыру һәм халык белән әңгәмә оештырылды.
Экологик белемнәр көне ел саен 15 апрельдә билгеләп үтелә. Бу көнне Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә “Экология, авыл һәм без” акциясе үткәрелде. Чараның максаты- укучыларның игътибарын туган як табигатен саклауга юнәлтү,экологик проблемаларны хәл итү өчен җаваплылык формалаштыру.
Акциядә 6-8 сыйныф укучылары катнашты. Бу көнне мәктәп территориясендә җыештыру эшләре башланды. Укучылар шулай ук “ЭКОяз” конкурсына әзерләнәләр.
Берләшмәгә йөрүче балалар белән берлектә “Янәшәдә яши ветеран”- исеме астында тыл ветераннарының өйләренә барып хәлләрен белешеп, хатирәләрне искә төшереп шул елларны күзаллап үттек. Балалар тарафыннан берничә чыгыш күрсәтелде.
2017 елның 17 апрель көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, “Язгы яхшылык атнасы” акциясе кысаларына таянып, Максабаш, Төрек-Тәмте авылларында яшәүче ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә һәм ялгыз калган олы яшьтәге кешеләргә ярдәм иттеләр. Әлеге хезмәттә волонтерлар да катнаштылар.
Шул уңайдан 18 апрель көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, Иске Җөри авылында яшәүче физик мөмкинлеге чикле Шакурова Миләүшә һәм тәрбиягә алынучы балалар янында булып кайттылар. Аларга күчтәнәчләр, китаплар тапшырдылар, саулык – сәламәтлек теләделәр.
18 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә укучылар өчен “ Сүзлекләр патшалыгы - зирәк дәүләт” дигән библиографик дәрес үткәрелде. Китапханәче укучыларга сүзлекләр, энциклопедияләр турында сөйләде, алар белән ничек кулланырга кирәклеген аңлатты.
17 нче апрель көнне мәктәпләрдә 2016-2017 нче уку елы өчен аерым фәннәр буенча Бөтенроссия тикшерү эшләре башланып китте. Бүген Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары әлеге төр эшне рус теле фәненнән башкардылар. Алга таба мондый эшләр математика, әйләнә-тирә дөнья фәннәре буенча дәвам итәчәк.
Айлыкның төп максаты балаларның һәм хезмәткәрләрнең тормышы һәм яшәеше өчен куркынычсыз шартлар тудыру, балалар бакчасында һәм безнең мохитыбызда хәвеф-хәтәрләр, бәла-казалар булдырмау. Шул уңайдан балалар бакчасында төзелгән план нигезендә төрле чаралар уздырыла. 17 апрель көнне санитария-гигиена таләпләрен төгәл үтәү буенча “Чисталык һәркемгә кирәк” дигән темага хезмәткәрләр белән әңгәмә булды. Әңгәмәдә бүлмәләрнең һәм җиһазларның чисталыгы, балаларның сыйфатлы ризык ашавы, балаларга бирелә торган ризык нормасының дөрес булуы турында сүз барды. Әңгәмәдән соң хезмәткәрләр үз вазыйфаларында зур җаваплылык һәм төгәллек , куркынычсызлыкларны булдырмас өчен аеруча сак һәм игътибарлы булырга кирәклекне белделәр.