Алар тыл ветераннарының хәлләрен белделәр, сөйләшеп утырдылар һәм үзләренең күчтәнәчләрен тапшырдылар. Тыл ветераннары бик сөенеп рәхмәтләр укып калдылар.
15 февральдән 5 мартка кадәр “Җиңү” иҗтимагый проектының региональ этабы үткәрелде. Анда 24 муниципаль районнан 55 мәктәп музее катнашты. Безнең мәктәпнең туган якны өйрәнү музее әлеге бәйгедә лауреат булды. Музей җитәкчесе Киямова Г.Р. җиңү белән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез!
Укучылар обелиск территориясен чүп-чардан арындырдылар.
Күкчә авылы китапханәсендә шушы темага акция үтә.Китап укучылар Бөек Ватан сугышы темасына китапларны китапханәгә килеп укый алалар. Рәхим итегез.
Һәр елны Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары олимпиадаларда, конкурсларда актив катнашалар. Быелгы уку елында да укучыларыбыз Учи ру сайтында рус теленнән “Русский с Пушкиным” онлайн олимпиадасының сынау һәм төп турларында катнаштылар. Укучыларыбызга уңышлар теләп калабыз!
Шул уңайдан,17 апрель көнне Күкчә авыл китапханәчесе Бөек Ватан сугышы ветераны Таися Павел кызы янына барып хәлен белде һәм аңа яңа китаплар белән таныштырды
19 апрель көнне Иске Җөри авыл китапханәчесе Гильмутдинова Р. “Язгы шәфкатьлелек” атнасы кысаларында “Йортларга китап нуры» дип исемләнгән акция белән тыл ветераны Галиева Гилембикә апаның өендә булды. Хәлләрен белеп, китап-журналлар белән таныштырды.
18 апрель көнне Айдар мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Весенняя неделя добра-Эстафета добрых дел» акциясе кысаларында “Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына...”- дип аталган патриотик сәгать үткәрелгән. Бу акция ярдәмендә балаларга тарихи урыннарны күз карасыдай сакларга, тиешенчә төзәтергә һәм аларның тарихы турында һәрдаим белеп торырга кирәклеге турында сөйләнгән. Шулай ук, Республикабыз Татарстанда урнашкан һәйкәлләр исемлеге дә атап кителгән.
18 нче апрель көнне Үзәк авыл китапханәсендә язгы табигать темасына багышланган, балалар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Үзәк авыл китапханәсенә нинди талантлы балалар йөри!Чын рәссамнар!Балалар “Язгы күргәзмә”конкурсында катнаштылар. Аларның рәсемнәрен караганнан соң,чынлап яз сулышын тоясың!
17 апрельдә Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» акциясе старт алды. Атналыкның планы төзелде һәм дүшәмбе көнне гомуми линейкада укучыларга җиткерелде. Әлеге акция кысаларында бүген тәрбия сәгатьләрендә сыйныф җитәкчеләре “Без информация үзәгендә”дигән темага әңгәмәләр үткәрделәр һәм укучыларга электрон хезмәтләр сайты аша эшләүнең уңай яклары турында әйтеп үттеләр.