Балалар бакчасының төп эш юнәлешләренең берсе булган музыкаль эшчәнлекне оештыруда булган үзенчәлекләр, әлеге юнәлештә эшне оештыруның төп формалары турында сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, 18 апрель көнне 1нче номерлы Теләче балалар бакчасында район балалар бакчаларында эшләүче музыка җитәкчеләре семинары булып үтте. Семинарда 3нче балалар бакчасыннан музыка җитәкчеләре Сафина Р.К. һәм Шарифуллина И.И. катнашты. Семинарның беренче өлешендә Теләченең №1 балалар бакчасы музыка җитәкчесе тәрбиячеләр белән берлектә “Яшь орнитолог» дигән темага бәйрәм иртәсе күрсәттеләр.
2017 нчы елның 19нчы апрелендә Казан дәүләт мәдәният институтында “Гаилә” дәресен (“Семьеведение”) укыту буенча республика педагогик укулары булып узды. Биредә безнең 3нче балалар бакчасыннан Сафина Е.В., Шаймарданова М.Н. лар катнаштылар. Әлеге укуларда республикабызның төрле төбәкләреннән килгән мөдирләр,тәрбиячеләр,өлкән тәрбиячеләр үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашып чыгыш ясадылар.
Педагогик укуларны Казан дәүләт мәдәният институты профессоры, “Семьеведение” проекты буенча укыту-методик әсбапның фәнни редакторы һәм төзүчесе Карцева Л.В. алып барды.
“Язгы изгелек атнасы” уңаеннан, 2017 елның 18 апреле көнендә “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе белгечләре Теләченең туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар. Чараның максаты: балаларга тарихи культураларны саклауның әһәмиятен искә төшерү, районыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү.
Балалар музей карау белән генә чикләнмичә бу өлкәдә үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
2017 елның 18 апрелендэ“Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе педагог-психологы «Россия балалары – 2017» акциясекысаларындаТеләчеуртамәктәбендәукучыларбелән «Мин һәмАлар» дигәнтемагасөйләшүалып барды. Бусөйләшүдәбалалар наркотик, алкоголь һәмтәмәкетартунынзарарытурындамәгьлумәталдылар.
Шушы акция кысаларында район мәдәният йорты коллективы мәдәният йорты территориясендә җыештыру эшләре уздырдылар, карларны таратып, территорияне чүптән чистартты.
19 апрель көнне “Хыялый балачак” берләшмәсе белән бергә "Мәрхәмәтле булыйк" дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. Балаларга “Табигатьне саклау – тормышны саклау ул!” дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Китапханәче балаларны табигать, хайваннар турында язган язучылар белән таныштырды. Экологик сәгать “Хайваннар дөньясы” дигән китапны уку белән тәмамланды.
Әлеге акция кысаларында Айдар авыл китапханәчесе Алсу Фаляхова мәдәният йорты директоры Резедә Фаляхова белән берлектә “Тамчы” клубына йөрүче балалар катнашында тыл ветераннарының өйләренә барып, хәлләрен белешеп, өлкән буынның тормыш хатирәләрен, истәлекләрен тыңладылар. Укучылар ветераннарыбызга хөрмәт йөзеннән җырлар-шигырьләр бүләк иттеләр. Аларга сәламәтлек, озын гомер теләделәр.
Халыкара һәйкәлләрне саклау көнендә без, кулларына корал алып, туган илебезне саклаган бабаларыбызның исем-рухларын саклаучы һәйкәл янына берләшмәгә йөрүче балалар белән җыелдык. Айдар авыл китапханәчесе Алсу Фаляхова һәм мәдәният йорты директоры Резедә Фаляхова “Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына ...”- дип аталган патриотик сәгать үткәрде. Бу акция ярдәмендә тарихи урыннарны күз карасыдай сакларга, тиешенчә төзәтергә һәм аларның тарихы турында һәрдаим белеп торырга кирәклеге турында сөйләнде. Татарстанда урнашкан һәйкәлләр исемлеге дә атап кителде. Соңыннан, һәйкәл тирәсе һәрдаим җыештырылып торса да, кабат һәйкәл тирәсен тәртипкә китердек.
Шул уңайдан 19 апрель көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре үз территорияләрен чүп-чардан чистарту эшенә чыктылар. Иң мөһиме, үз территорияңдә чисталык һәм тәртип сакларга кирәк.