Халыкара һәйкәлләрне саклау көнендә без, кулларына корал алып, туган илебезне саклаган бабаларыбызның исем-рухларын саклаучы һәйкәл янына берләшмәгә йөрүче балалар белән җыелдык. Айдар авыл китапханәчесе Алсу Фаляхова һәм мәдәният йорты директоры Резедә Фаляхова “Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына ...”- дип аталган патриотик сәгать үткәрде. Бу акция ярдәмендә тарихи урыннарны күз карасыдай сакларга, тиешенчә төзәтергә һәм аларның тарихы турында һәрдаим белеп торырга кирәклеге турында сөйләнде. Татарстанда урнашкан һәйкәлләр исемлеге дә атап кителде. Соңыннан, һәйкәл тирәсе һәрдаим җыештырылып торса да, кабат һәйкәл тирәсен тәртипкә китердек.
Минемчә, барлык адәм баласы шушы истәлекне – үткән тарихыбызның эзләре һәм бердәнбер ядкәре булган һәйкәлләрне сакларга һәм аларны җимерелүләрдән, чүп-чар белән капланудан, чит-ят куллардан якларга тиеш. Бу бит безнең тормышыбызның үткәне һәм киләчәк буын өчен олы мирас.