19 нчы апрель көнне Теләче урта гомумбелем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Л.М. Якупова , Г.Ибрагимова һәм милли белем буенча директор урынбасары Д.Г. Фәтхрахманова район мәгариф бүлегендә оештырылган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының киңәшмәсендә катнаштылар, татар теле фәне буенча Бердәм республика тестларын үткәрү турында фикер алыштылар. Укытучылар алдында Теләче муниципаль районы Мәгариф бүлегенең милли белем буенча методисты Х.М. Җиһангәрәева чыгыш ясады. Киңәшмә бик эшлекле узды.Укытучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
18 апрель көнендә “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә, “#Язгы изгелек атнасы ” дип исемләнгән акция кысаларына таянып, Олы Нырсы һәм Олы Мәтәскә авыл җирлегендә урнашкан мемориалларны чистарту, тәртипкә китерү кебек эшләрне башкардылар.
Утырышны муниципаль район башлыгы, Теләче муниципаль район Советы рәисе Зарипов Илдус Фатыйхович алып барды. Утырышның көн тәртибендә 6 мәсьәлә каралды.
Театр сыйныфында укучылар әниләренә, килгән кунакларга курчак театры курсәттеләр. Ике телдә куелган әкиятләр балалар үзләре ясаган курчаклар, декорация ярдәмендә куелды. Театр сәнгатендәге бу алым, балаларның ижади якларын тагын да ачып, тәҗрибәләрен артырырга ярдәм итә диделәр театр сыйныфы житәкчеләре Регина Албековна һәм Гөльфия Рафаэлевна. бәйрәм тугәрәк өстәл артында чәй өчү белән тәмамланды.
20 нче апрель көнне Баландыш төп мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары рус теле, ә 5 нче сыйныф укучылары математика фәненнән Бөтенроссия тикшерү эшләре башкардылар.
Кроссворд Җир планетасының закончалыклары, җирнең формасы, горизонт сызыгы тирәли әйләнүче җир, компас уйлап чыгарылган ил, миллионнарча тапкыр кечерәйтелгән Җир моделе һәм башкалар турында кызыклы һәм гыйбрәтле материаллардан тора. Мондый күргәзмәләр төзү укучыларның күзаллауларын киңәйтергә ярдәм итә.
17 - 25 апрель көннәрендә россия күләмендә быел да ирекле «Язгы Мәрхәмәтлелек Атналыгы» акциясе үткәрелә. Әлеге акциядән Теләче балалар китапханәсе дә читтә калмады. Шул уңайдан, 19 апрель көнне, китапханәгә электрон хезмәт күрсәтүнең өстенлекләре турында аңлату өчен берничә китап укучының әнисе чакырылды. Безнең бурыч гражданнарга хезмәтләрне электрон рәвештә алуның кулайрак булуын аңлату иде. Без чакырылучыларга квитанциядә күрсәтелгән төрле төрдәге торак – коммуналь хезмәтләрне дәүләт хезмәтләре порталы аша түләргә өйрәттек. Әлеге чара «Доброволец в центре информации» дигән исем астында узды.
Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсенең уку залында “Шагыйрләргә чәчәк бәйләме” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Күргәзмәгә шагыйрәнең китаплары куелды. Рәхим итегез!