Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының киңәшмәсе.

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

19  нчы  апрель  көнне Теләче урта гомумбелем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары  Л.М. Якупова , Г.Ибрагимова  һәм милли белем  буенча директор урынбасары  Д.Г. Фәтхрахманова    район мәгариф бүлегендә  оештырылган   татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  киңәшмәсендә    катнаштылар, татар теле фәне  буенча  Бердәм республика  тестларын  үткәрү турында  фикер алыштылар. Укытучылар алдында  Теләче муниципаль районы Мәгариф бүлегенең милли белем  буенча  методисты  Х.М. Җиһангәрәева чыгыш ясады.   Киңәшмә бик эшлекле узды.Укытучылар үзләрен  кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International