Утырышны муниципаль район башлыгы, Теләче муниципаль район Советы рәисе Зарипов Илдус Фатыйхович алып барды. Утырышның көн тәртибендә 6 мәсьәлә каралды.
Утырышта каралган төп мәсьәләләр:
“Теләче муниципаль районы бюджетының 2016 елда үтәлеше турында”,
“Авыл җирлегендә яшәүче халыкның эшчәнлеген активлаштыру һәм шәхси хуҗалыкларны үстерү турында” һәм башкалар.
Утырышта Теләче муниципаль районы башкарма комитетының финанс-бюджет палатасы рәисе Яхин Р.Р., “Теләче муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге” муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе Карпова Н.В., Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш һәм инвестицион эшчәнлек буенча урынбасары Миңнегулов И.А., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мөлкәт һәм җир мәсьәләләре палатасы рәисе Сөнгатуллин Н.М., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Емельянов Ю.И., Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы, район Советы депутаты Вәлиуллин М.А. һәм крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары чыгыш ясадылар.
Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.