Теләче балалар китапханәсендә «Язгы Мәрхәмәтлелек Атналыгы»

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

17 - 25 апрель көннәрендә россия күләмендә быел да ирекле «Язгы Мәрхәмәтлелек Атналыгы» акциясе үткәрелә. Әлеге акциядән Теләче балалар китапханәсе дә читтә калмады. Шул уңайдан, 19 апрель көнне, китапханәгә электрон хезмәт күрсәтүнең өстенлекләре турында аңлату өчен берничә китап укучының әнисе чакырылды. Безнең бурыч гражданнарга хезмәтләрне электрон рәвештә алуның кулайрак булуын аңлату иде. Без чакырылучыларга квитанциядә күрсәтелгән төрле төрдәге торак – коммуналь хезмәтләрне дәүләт хезмәтләре порталы аша түләргә өйрәттек. Әлеге чара «Доброволец в центре информации» дигән исем астында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International