Музыка җитәкчеләре семинары булып үтте.

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Балалар бакчасының төп эш юнәлешләренең берсе булган музыкаль эшчәнлекне оештыруда булган үзенчәлекләр, әлеге юнәлештә эшне оештыруның төп формалары турында сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, 18 апрель көнне 1нче номерлы Теләче балалар бакчасында район балалар бакчаларында эшләүче музыка җитәкчеләре семинары булып үтте. Семинарда 3нче балалар бакчасыннан музыка җитәкчеләре  Сафина Р.К. һәм Шарифуллина И.И.  катнашты. Семинарның беренче өлешендә Теләченең №1 балалар бакчасы музыка җитәкчесе тәрбиячеләр белән берлектә “Яшь орнитолог» дигән темага бәйрәм иртәсе күрсәттеләр. 

Семинарның икенче  өлешендә Теләче №1, №2 балалар бакчасының музыка җитәкчеләре төрле актуаль проблемаларны һәм аны чишү алымнарын чыгышлар аша семинарда катнашучыларга җиткерделәр. 
Семинарны йомгаклап, район мәгариф бүлегенең  мәктәпкәчә белем бирү  буенча методисты Саетова Анна Николаевна чыгыш ясады. Ул уз чыгышында музыкаль эшчәнлек бирү эшен федераль дәүләт белем стандарларына туры китереп оештыру, музыка җитәкчесенең эшен планлаштыру үзенчәлекләре белэн таныштырды, музыка җитәкчеләрен һәм балаларны төрле конкурсларда актив катнашырга чакырды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International