Әлеге акция кысаларында Айдар авыл китапханәчесе Алсу Фаляхова мәдәният йорты директоры Резедә Фаляхова белән берлектә “Тамчы” клубына йөрүче балалар катнашында тыл ветераннарының өйләренә барып, хәлләрен белешеп, өлкән буынның тормыш хатирәләрен, истәлекләрен тыңладылар. Укучылар ветераннарыбызга хөрмәт йөзеннән җырлар-шигырьләр бүләк иттеләр. Аларга сәламәтлек, озын гомер теләделәр.