Экология елы кысаларында Казаклар авылы китапханәсендә актив рәвештә экологик темага чаралар үткәрелә.

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

19 апрель көнне “Хыялый балачак” берләшмәсе белән бергә "Мәрхәмәтле булыйк" дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. Балаларга “Табигатьне саклау – тормышны саклау ул!” дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Китапханәче балаларны табигать, хайваннар турында язган язучылар белән таныштырды. Экологик сәгать “Хайваннар дөньясы” дигән китапны уку белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International