Һәр елны Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары олимпиадаларда, конкурсларда актив катнашалар. Быелгы уку елында да укучыларыбыз Учи ру сайтында рус теленнән “Русский с Пушкиным” онлайн олимпиадасының сынау һәм төп турларында катнаштылар. Укучыларыбызга уңышлар теләп калабыз!