ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Безнең балалар бакчасы бик тырышып ЭКО садик конкурсына әзерләнә.Зурлар төркеменә йөрүче балалар чүпкә ташлыйсы каплар,йогурт,киндер,сок савытларын бакчага алып килделәр һәм бик тырышып яраткан уенчыкларын ясадылар.Коробкадан балыкларга “аквариум”,ел фасылларын күрсәткән “агач”,гөмбәләр һ .б. Балалар җир планетасын аз гына булсада чүптән арындырганнарын белгәч бик шатландылар.

17 апреля 2017 года под председательством Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова состоялось совместное расширенное заседание Совета Безопасности Республики Татарстан, антитеррористической комиссии в Республике Татарстан, Координационного совещания по обеспечению правопорядка в Республике Татарстан по вопросам принятия дополнительных мер в области профилактики интернет-рисков и угроз жизни и здоровью детей и подростков, а также реализации в Республике Татарстан мероприятий Комплексного плана по противодействию идеологии терроризма в Российской Федерации на 2013-2018 годы.


18
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Теләче 2нче балалар бакчасында “Экояз2017” санитар-экологик икеайлык кысаларында “Табигать- безнең киләчәгебез” дип аталган экологик флэшмоб үткәрелде.

 Флэшмобның төп максаты балаларны туган җирләренең матурлыгын күрә белеп, аның экологик чисталыгын саклап калуга этәрү иде. Балалар бакчасына йөрүче барлык балалар флэшмобта бик теләп катнаштылар һәм үзләренең үрнәгендә башка кешеләрне дә әйләнә-тирәне чүп чардан җыештыру өмәләрендә актив катнашырга чакырдылар.

Балалар бакчасының төп эш юнәлешләренең берсе булган музыкаль тәрбия бирүдә булган үзенчәлекләр, әлеге юнәлештә эшне оештыруның төп формалары турында сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, 18 апрель көнне беренче номерлы Теләче балалар бакчасында район балалар бакчаларында эшләүче музыка җитәкчеләре семинары булып үтте. Семинарны мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары концерт номерлары белән ачып җибәрделәр. Аннан зурлар төркеме балалары “Кошлар- безнең дуслар”диеп аталаган экология темасына багышланган ачык чара күрсәттеләр.

Мәдәният хезмәткәрләре мәдәният йорты тирә - юнен чистарттылар, чүпләрдән арындырдылар.

18 апрель  көнне, 2016-2017 уку елының белем сыйфатын тикшерү максатыннан, 4,5 сыйныф укучылары рус теленнән Бөтенроссия тикшерү эше башкардылар. Укучылар бирелгән биремнәрне дөрес һәм төгәл итеп үтәргә тырыштылар. Алда биреләчәк  математика, биология ,тарих, әйләнә-тирә фәннәреннән дә укучыларга уңышлар телибез.

17 нче апрель көнне мәктәпләрдә  2016-2017 нче уку елы өчен аерым фәннәр буенча Бөтенроссия тикшерү эшләре башланып китте. Бүген  Баландыш төп мәктәбенең 4 нче һәм 5 нче сыйныф укучылары әлеге төр эшне рус теле фәненнән башкардылар. Алга таба мондый эшләр мәгариф  һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган тәртиптә дәвам итәчәк.

17 апрельдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә язгы мәрхәмәт атнасы старт алды. Атналыкның планы төзелде һәм дүшәмбе эшлекле линейкасында укучыларга аңлатылды. Акциянең беренче көнендә сугыш һәм тыл ветераннарына ярдәм күрсәтелде. Күкчә авылы балалары Сабирҗанова Т.П. янында булып сугыш ветеранының хәлен белделәр,  бүләк тапшырдылар, истәлеккә фотога төштеләр. Таисия Павловна сугыш турында хатирәләрен яңартты, укучыларның сорауларына җавап бирде.

Агымдангы елның 12 апреле көнне Балалар иҗат үзәгенең “Табигать  балалары” түгәрәгенә йөрүче Баширова Чулпан Дамир кызы, өстәмә белем бирү педагогы Баширова Нурия Илдус кызы җитәкчелегендә,  Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган, төбәкара "Династия России" конкурсында катнашып 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

17 апрель көнне “Язгы шәфкатьлелек атнасы” кысаларында «Ветераны живут рядом» исемле девиз белән Шармыш авыл китапханәчесе Терентьева И.В. китапханәгә йөри алмаучы  өлкән яшьтәге китап укучыларның өйләренә барып китаплар белән таныштырды. Шулай ук өлкәннәребезне  “Пасха” бәйрәме белән дә тәбрикләде. Аларга озын гомер, саулык теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International