Мәдәният хезмәткәрләре дә әлеге чарада актив катнаштылар. Алар Шәтке мәдәният йорты территориясен чистарттылар, карлар тараттылар.
Табигатьтә балаларга күчмә кошлар турында мәгълүмәт бирелеп, аларны саклау турында сөйләнелде. Мишә елгасында язын бозларның агып килүе күзәтелде. Сулыкларга өлкәннәрдән башка якын килмәскә дип кисәтелде. Балалар өчен төрле, кызыклы уеннар оештырылды.
Әлеге ярышлар Рәсәйкүләм узучы “Сәламәтлек” Спартакиадасына сайлап алу туры буларак уздырылды. Үзәк, Иске Җөри, Кече Кибәхуҗа, Шәдке, Теләче, Олы Мәтәскә авыл җирлекләреннән барлыгы 6 команда катнашты,ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, җурналлар тәкъдим ителде. Алар үзләренә ошаган китапларны, җурналларны өйләренә укырга алдылар.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә “ЭКОвесна” икеайлыгы кысаларындаүткәрелгән “Кошлар-безнең дуслар” рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды. Укучылар төрле фәннәрдән ВПР га, ЕГЭ һәм ОГЭ ларга әзерләнәләр. Район күләмендә волейбол ярышында безнең мәктәпнең 5-7 класс укучылары актив катнаштылар.
13нче апрель көнне Олы Нырсы мәктәбе базасында 1-4 класс укучылары арасында кече Олимпия уеннары үткәрелде. Ярышның төп максаты: сәләмәт яшәү рәвешен пропогандалау; укучыларның ГТО нормаларын тапшыруга әзерлекләрен тикшерү, дуслык һәм коллективизм тойгылары тәрбияләү, иң көчле командаларны ачыклау. Баландыш төп мәктәбенең командасы бу ярышта актив катнашты һәм икенче урынны яулады. Котлыйбыз!
15 апрель көнне Теләченең “Батыр” спорт комплексында авыл җирлекләре яшьләре өчен “Олимп” яшьләр үзәге һәм район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан “Без терроризмга каршы” девизы астында чираттагы түгәрәк өстәл үткәрелде. Чарада район Прокуроры Р.Сөнгатуллин, полиция бүлеге җитәкчесе А.Хәйретдинов, район терроризмга каршы көрәш комиссиясе секретаре Ю.Емельянов, Башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе А.Галеев һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты.
14 апрель көнне китапханәче Гөлфия Мухаметшина күчмә китапханә белән Җәнәй авылына хезмәт күрсәтте. Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итүнең мондый юлы-укучыларны рухи азык белән бәйләп торса, китапханәчеләр өчен- китап укучылар санын арту белән бик отышлы.