ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Барлыгы  6 район командасы  катнашты: Балтач, Кукмара, Теләче, Саба, Мамадыш, Чистай. Кул көрәше тренеры Кыямов Айрат җитәкчелегендә Теләче спорт мәктәбе укучылары да бик актив чыгыш ясадылар.

Субаш авылы халкы  да бу изге бәйрәмне бик зурлап каршы алды. Иртәдән балалар өйдән - өйгә кереп, бәйрәм белән котлап йомырка җыеп йөрделәр. Аларга өй хуҗалары матур итеп бизәлгән йомырка, тәмле тәм-томнар өләштеләр. 


17
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Барлыгы 45 команда катнашты. Безнең команда составында Олы Мәтәскә, Теләче, Шәтке, Олы Нырсы, Баландыш мәктәбе укучылары көрәште.

15 апрель көнне  Казан шәһәрендә белем күтәрү институтында  «Профилактика наркозависимости в детской, подростковой и молодежной среде» дигән исем астында семинар узды. Әлеге семинарда район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе А.Х. Туктамышева һәм район мәдәният йорты методисты  З.В. Ибраһимовалар катнашты.

16 апрель  көнне Баландыш төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Фасхиев Салават Кукмара районы беренчелегенә үткәрелгән  кул көрәше ярышында катнашып  1 нче урынга лаек булды. Аны әлеге җиңүе  белән  котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

2017 елның 15 апрелендә Кукмара бистәсендә 2003-2004 нче елгы егетләр, кызлар арасында  волейбол буенча ачык турнир узды. Теләче спорт мәктәбе кызлар командасы тренеры Гәбделхәев Р.Х. җитәкчелегендә әлеге турнирда катнашып кайттылар. Кызлар командасы Шәтке мәктәбеннән тупланды.

Һәр елны Максабаш башлангыч гомумбелем бирү мәктәбе укучылары олимпиадаларда һәм конкурсларда бик теләп катнашалар. Быелгы уку елында да укучыларыбыз Учи.ру – онлайн платформасы оештырган һәр  олимпиадада катнаштылар. Учи.ру сайтында рус теленнән "Русский с Пушкиным" онлайн-олимпиада бара.11 апрельгә кадәр сынау туры үтте, ә 12 - 19нчы апрель көннәрендә төп тур үтә. Укучыларыбызны катнашырга чакырабыз һәм аларга уңышлар телибез.

Теләче 2нче балалар бакчасында санитар-экологик икеайлык дәвам итә. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары март аеннан башлап чәчәк үсентеләре үрчетә башладылар. Балалар тәрбияче апалары белән берлектә башта чәчәк орлыкларын утырттылар, аларга сулар сиптеләр, төпләрен йомшарттылар, бераз үсә төшкәч, күчереп утырттылар. Балалар һәркөн үзләре утырткан үсентеләрнең үсешен күзәтәләр. Беренче үсентеләр баш калкыткач, балаларның шатлыгына чик булмады. Алар эшләгән эшләренең нәтиҗәсен күреп, тагын да тырышып чәчәкләрне тәрбияли башладылар. Балалар  инде хәзер түземсезлек белән көннәр җылытканын көтәләр, чөнки аларның чәчәкләрне тизрәк бакчага күчереп утыртасы һәм аларның чәчәк атканын күрәсе килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International