Теләче 2нче балалар бакчасында санитар-экологик икеайлык дәвам итә. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары март аеннан башлап чәчәк үсентеләре үрчетә башладылар. Балалар тәрбияче апалары белән берлектә башта чәчәк орлыкларын утырттылар, аларга сулар сиптеләр, төпләрен йомшарттылар, бераз үсә төшкәч, күчереп утырттылар. Балалар һәркөн үзләре утырткан үсентеләрнең үсешен күзәтәләр. Беренче үсентеләр баш калкыткач, балаларның шатлыгына чик булмады. Алар эшләгән эшләренең нәтиҗәсен күреп, тагын да тырышып чәчәкләрне тәрбияли башладылар. Балалар инде хәзер түземсезлек белән көннәр җылытканын көтәләр, чөнки аларның чәчәкләрне тизрәк бакчага күчереп утыртасы һәм аларның чәчәк атканын күрәсе килә.