Волейбол буенча ачык турнир узды.

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

2017 елның 15 апрелендә Кукмара бистәсендә 2003-2004 нче елгы егетләр, кызлар арасында  волейбол буенча ачык турнир узды. Теләче спорт мәктәбе кызлар командасы тренеры Гәбделхәев Р.Х. җитәкчелегендә әлеге турнирда катнашып кайттылар. Кызлар командасы Шәтке мәктәбеннән тупланды.

Турнирда барысы 3 районнан 9 команда  катнашты.

Уен нәтиҗәләре буенча кызлар арасында:

1 урын – Кукмара 1

2 урын-Кукмара-2

3 урын-Арча

4 урын – Теләче

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International