Түгәрәк өстәл үткәрелде

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

15 апрель көнне Теләченең “Батыр” спорт комплексында авыл җирлекләре яшьләре өчен “Олимп” яшьләр үзәге һәм район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан “Без терроризмга каршы” девизы астында чираттагы түгәрәк өстәл үткәрелде. Чарада район Прокуроры Р.Сөнгатуллин, полиция бүлеге җитәкчесе А.Хәйретдинов, район терроризмга каршы көрәш комиссиясе секретаре Ю.Емельянов,  Башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе А.Галеев һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты. Бүгенге көнгә актуаль булган тема: терроризм профилактикасы буенча чыгышлар ясалды, социаль роликлар күрсәтелде. Районның Алан һәм Олы Мәтәскә авыл җирлекләре башлыклары үз җирлекләрендә терроризм профилактикасы буенча нинди эшләр башкарылуы хакында чыгыш ясадылар. Социаль челтәрләр мониторингы да читтә калмады.

Чираттагы түгәрәк өстәл наркотиклар профилактикасы темасы буенча үткәрелер дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International