Правообладатели объектов недвижимости теперь сами должны подавать заявления о постановке таковых на кадастровый учет. Если раньше за них, это мог сделать кадастровый инженер, то с начала года обратиться в орган регистрации самостоятельно он вправе лишь при подаче заявления на кадастровый учет и регистрацию прав земельного участка, который будет выставлен на аукцион. И все – таки у собственников есть несколько вариантов. Они могут прийти в пункт приема, либо подать заявления в электронном виде. Но в последнем случае необходимо иметь электронно-цифровую подпись. Есть и еще одна возможность. Опять таки –доверить эту обязанность кадастровому инженеру. Но доверенность должна быть заверена у нотариуса.
Күптән түгел күрше Әтнә районында яшләр телевизион конкурсы “Созвездие - Йолдызлык 2017” фестивале булып үтте. Теләче сәнгать мәктәбе укучылары бу фестивальдә катнашып үзләренең осталыкларын күсәттеләр. Мисолька вокал ансамле (җитәчеләре Рузия Биктимирова) 1 урынны, ә театр бүлеге укучысы Зинич Никита (җитәкчесе Регина Ханипова) 3 урынны яуладылар. Алар Казанда 9-14 апрелдә үтәчәк супер финалга чакыру кагәзе алдылар. Киләчәктә уңышлар телибез.
31 март көнне Яшел Үзән муниципаль районының Карауҗа гомуми урта белем бирү мәктәбендә “ Мин авылны сайлыйм” темасы кысаларында укучылар арасында фәнни – эзләнү эшләре буенча “ Сулыкларның экологик торышы” VII республика конкурсы булып узды. Конкурста Лесной башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы – Сабирҗанова А., 4 нче сыйныф укучысы – Сабирҗанов И. “ Безнең сулыкларның матурлыгы” секциясендә чыгыш ясап, 3 нче урын яуладылар. ( Фәнни җитәкче – геогафия укытучысы Сабирҗанов И.И.). Котлыйбыз!
Күргәзмәдә В. Бударинның «Рассказы о природе», Н. Сладковның «Трясогузкины письма», С. Радзиевскаяның «Чей дом лучше», Э. Голованованың «Птицы возле дома», Д. Нестерованың «Загадочные птицы», «Живая природа» исемле китаплары урын алды. Шулай ук күргәзмәгә «Вестники весны» темасына кече яшьтәге китап укучылар ясаган рәсемнәр дә куелды. Әлеге рәсем конкурсы ике атна алдан игълан ителгән иде.
31 март көнне Узәк мәдәният йортында 2-11 класс укучыларынын инглиз теленнән районкүләм ижат конкурсы булды. Конкурс 4 номинация буенча узды. Безнең Баландыш төп мәктәбеннән катнашкан укучылар зур уңышлар белән кайттылар:
-«вокал» номинациясендә Галләмов Мурат (4 класс ) һәм Галимов Данил (9 класс) 1нче урынга, Сафина Альбина (8 класс) 2нче урынга лаек булдылар;
«әкият» номинациясендә башлангыч класс укучылары җиңүче булды. Котлыйбыз!
30 март көнне ”Батыр” спорткомлексында 2003-2005елда туган малайлар һәм кызлар арасында кул көрәше буенча ярыш булды. Безнең Баландыш төп мәктәбеннән бер төркем укучылар көч сынашып, түбәндәге призлы урыннарны яуладылар:
I урын - Фәсхиев С., Гарипова А., Шакирова А.
II урын - Шакиров А., Йосыпова Р.
III урын - Мөхәммәтшин Ф., Гыйлаҗева Т. (Җитәкчесе Заббаров А.Ф.)
Котлыйбыз!
Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә 1 апрельдән хезмәтне саклау айлыгы старт алачак. Айлык үткәрүнең максаты – укучыларда хезмәткә хокукый караш тәрбияләү. Айлык кысаларында хезмәтне саклау буенча тәрбия сәгатьләре, әңгәмәләр, иҗади конкурслар үткәреләчәк.