Бу чараның максаты – балаларны Кызыл китап белән таныштыру, нинди үсемлекләр һәм хайваннарның Кызыл китапка кертелүен сөйләү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Чара барышында китапханәче Кызыл китапның нәрсә икәнлеген, аны ничек тудыру ихтыяҗы барлыкка килүен сөйләде. Балалар нинди сирәк үсемлекләр, хайваннар булуын белделәр. Шулай ук хайваннар һәм үсемлекләр турында экологик викторинада катнаштылар, табигать турында табышмаклар чиштеләр.
Бу чарага «Табигать белән дуслаш!» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде. Чараның ахрында сирәк төрдәге күбәләкләрне ясадылар.Үткәрелгән чарадан соң балалар кызыксынып китап күргәзмәсенә куелган китапларны, журналларны карадылар.
Шул уңайдан Теләче Үзәк китапханәсенең уку залында «Көлү – күңел көзгесе» исемле күргәзмә эшләнде. Күргәзмәгә анекдотлар китаплары һәм журналлар куелды. Күргәзмәгә рәхим итегез!
2017 елнын 31 мартында “Батыр” спорткомплексында Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе балалар сәламәтләндерү үзәге белән берлектә 2000-2002 елларда туган егетләр-кызлар һәм 1999 елда туган һәм аннан да олырак ир-атлар арасында кул көрәше буенча район беренчелеген үткәрде.
Ярышта барлыгы 9 мәктәптән 136 укучы катнашты.
Вступление в силу Федерального закона от 03.07.2016 № 290-ФЗ «О внесении изменений в Федеральный закон от 22.05.2003 № 54-ФЗ «О применении контрольно-кассовой техники при осуществлении наличных денежных расчетов и (или) расчетов с использованием платежных карт» (далее – Федеральный закон) предусматривает изменение порядка применения контрольно-кассовой техники (далее - ККТ).
В соответствии с новым порядком ККТ должна передавать данные о расчетах в налоговые органы через операторов фискальных данных.
31 март көнне Алан авылы китапханәсендә, рус язучысы Корней Иванович Чуковскийның тууына 135 ел тулу уңаеннан, “Корней бабай әкиятләре” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә язучының балаларның игътибарын җәлеп итә алырдай иң матур һәм кызыклы китаплары куелды.Аның шигырьләрен һәм әкиятләрен балалар да, өлкәннәр дә бик кызыксынып һәм яратып укыйлар.
Атналыкның беренче көнендә “Белем алыйм дисәң ни чаклы, сөй, хөрмәт ит, ярат китапны” дигән күргәзмә эшли башлады. Барлык балалар да бу күргәзмә белән таныша алалар, үзләренә ошаган китапларны яздырып өйләренә укырга алалар.
Бүген Теләченең беренче номерлы бакчасында “ Федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп, укыту- методик комплетны кулланып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ике дәүләт телен өйрәтү системасы” диеп аталаган педагоглар киңәшмәсе булып узды. Анда балаларның сөйләм телен үстерү, эшчәнлектә дидактик уеннарны куллану, календарь планнары төзү, ата-аналар белән эш кебек темалар яктыртылды.Апрель аенда узачак “Билингваль бакча”конкурсының нигезләмәсе анализланды һәм УМК почмакларын яңартырга һәм тулыландырырга дигән карар чыгарылды.
30 март көнне “Батыр” спорткомплексында 2003-2005нче елда туган малайлар һәм кызлар арасында армспорт ярышы үткәрелде. Әлеге ярышта Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең укучылары көч сынашты һәм призлы урыннар яулады: 6 сыйныф укучысы Гаязетдинов Рәсүл – 1 урын, 6 сыйныф укучысы Дәүләтшина Азалия – 2 урын. Укучыларны котлыйбыз.
Безнең балалар бакчасының зурлар төркемендә балалар тәҗрибә үткәрделәр.Алар суның тылсымлы билгеләрен танып белделәр.Балалар тәҗрибәне бик кызыксынып ясадылар,эшләгән эшләренә бик шатландылар.
Кул эшләрен балалар белән әти-әниләр дә бик зур теләк белән ясарга булышты. Балалар бакчасы белән әти-әниләр эшчәнлеге үзара тыгыз бәйләнгән. Бәйгеләрдә катнашып үзләреннән зур өлеш керткән әти-әниләргә без зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм уңышлар телибез!