Армспорт

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

2017 елнын 31 мартында  “Батыр” спорткомплексында Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе  балалар сәламәтләндерү үзәге белән берлектә   2000-2002 елларда  туган егетләр-кызлар һәм 1999 елда туган һәм аннан да олырак ир-атлар арасында кул көрәше буенча район беренчелеген үткәрде.

Ярышта барлыгы 9 мәктәптән 136 укучы катнашты.

 

Гомумкоманда урыннары:

1 урында- Теләче

2 урында- Олы Нырсы

3 урында- Алан мәктәбе командалары

 

   Җиңүче командаларга дипломнар, медальләр һәм акчалата бүләкләр  тапшырылды.

   1999 елда туган һәм аннан да өлкәнрәк ир-егетләр арасында абсолют җиңүче булып Теләчедән Галимҗанов Рәмис, икенче урында – Карабаев Радик (Алан), өченче урында – Теләчедән Закиров Булат танылды. Үз авырлыкларында җиңү яулаган призерларга шулай ук диплом, медальләр һәм акчалата бүләкләр  тапшырылды.

  Ярышларның төп сәбәпчесе, иганәчесе – Хәкимуллин Хәким Каниф улы. Спорт мәктәбе ана олы рәхмәтен белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International