Бүген Теләченең беренче номерлы бакчасында “ Федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп, укыту- методик комплетны кулланып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ике дәүләт телен өйрәтү системасы” диеп аталаган педагоглар киңәшмәсе булып узды. Анда балаларның сөйләм телен үстерү, эшчәнлектә дидактик уеннарны куллану, календарь планнары төзү, ата-аналар белән эш кебек темалар яктыртылды.Апрель аенда узачак “Билингваль бакча”конкурсының нигезләмәсе анализланды һәм УМК почмакларын яңартырга һәм тулыландырырга дигән карар чыгарылды.