30 нчы март көнне Үзәк авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән «Бу дөньяны без җимермибез» дигән темага экологик сәгать үткәрелде.

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Бу чараның максаты – балаларны Кызыл китап белән таныштыру, нинди үсемлекләр һәм хайваннарның  Кызыл китапка кертелүен сөйләү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

            Чара барышында китапханәче Кызыл китапның нәрсә икәнлеген, аны ничек тудыру ихтыяҗы барлыкка килүен сөйләде. Балалар нинди сирәк үсемлекләр, хайваннар булуын белделәр. Шулай ук хайваннар һәм үсемлекләр турында  экологик викторинада катнаштылар, табигать турында табышмаклар чиштеләр.

            Бу чарага «Табигать белән дуслаш!» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде. Чараның ахрында  сирәк төрдәге күбәләкләрне ясадылар.Үткәрелгән чарадан соң  балалар кызыксынып китап күргәзмәсенә куелган китапларны, журналларны карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International