Безнең як сулыкларының экологик торышы

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

31 март көнне Яшел Үзән  муниципаль  районының  Карауҗа гомуми урта белем бирү мәктәбендә “ Мин авылны сайлыйм” темасы кысаларында укучылар арасында фәнни – эзләнү  эшләре буенча  “ Сулыкларның экологик торышы”  VII  республика конкурсы булып узды. Конкурста Лесной башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы – Сабирҗанова А., 4 нче сыйныф укучысы – Сабирҗанов И. “ Безнең сулыкларның матурлыгы” секциясендә чыгыш ясап, 3 нче урын яуладылар. ( Фәнни җитәкче – геогафия укытучысы Сабирҗанов И.И.). Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International