ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүгенге көнгә район буенча физик авырлыкта 4970,4 тонн ашлама тупланган, бу 1 га чәчүлек мәйданына тәэсир итү көчендә 57 кг. туры килә. Язгы кыр эшләре башланганчыга кадәр бу күрсәткечне 65 кг. кадәр җиткерү планлаштырылган. Ашлама туплау буенча ООО «Алан» – 67,3 кг/га д.в., ООО «Игенче»  - 65,7 кг/га д.в., һәм ООО «Агролак» –65,5 кг/га д.в. хуҗалыклары актив эш алып баралар.

Комиссия составындаавылхуҗалыгы министры урынбасарыХазипов Нәҗип Нәкыйпулы, әйдәпбаручыкиңәшчеЗиниятуллинРамильКамилулы, район башлыгыурынбасарыФатхуллин Айрат Гыйлфанулы, авылхуҗалыгыидарәсе җитәкчесеНизамутдинов Ралиф Ханифулыкатнашты.

Хуҗалык рәисләре язгыкырэшләренәәзерлек, чәчүлек мәйданнарытурында, авылхуҗалыгыкультуралары симәнәләре һәм минеральашламалар белән тәэмин ителешеһәм авылхуҗалыгытехникасыторышытурындасойләделәр.

29 март көнне СК "Батыр"  финал уеннары Беренчелегендә Теләче муниципаль районы мини-футбол буенча ир-ат командалары арасында предприятие, оешма, учреждение һәм авыл җирлекләре узды.

1 урын  -Үзәк авыл җирлеге

2 урын –   Кече Кибәхуҗа  авыл җирлеге

3 урын –  Теләче урта мәктәбендә укучылары

Җиңүчегә Кубок, грамоталар һәм истәлекле призлар тапшырылды.

Әлеге балалар белән үз өйләре эчендә дәрес үткәрү аларда ышаныч хисен арттыруга зур этәргеч булып тора.

Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча куелган әлеге әсәр  яшьләрне бүгенге көн тормышына әзерләүгә, җирлек тудыручы, Галия белән Искәндәр хатларыннын сабак алып, гаилә корып яшәү – бик җаваплы, кеше тормышның асыл мәгънәсе – бала тәрбияләү, аңа ата – ана назын тоеп яшәргә шартлар тудырырга кирәклеген бөтен тулылыгы белән укучы күңеленә җиткерүче  фильм.

24 март көнне Кукмарада  укучыларның Р.И.Үтәмышев исемендәге”Зур фәндә минем МИН” ачык республикакүләм эзләнү эшләре конференциясе булып үтте.Иҗади бәйгедә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучысы Әскарова Ә. катнашты һәм “Крайны өйрәнү” номинациясендә  “Үткәннән киләчәккә таба...” эше белән җиңүче дип табылды. Эшнең җитәкчесе физика укытучысы  Нигъмәтҗанова Х.Н.Мәртәбәле жюри укучының эшен иҗадилыгы өчен югары бәяләгән. Котлыйбыз!


29
март, 2017 ел
чәршәмбе

28  нче март көнне Теләче урта гомумбелем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм милли белем буенча директор урынбасары  Д.Г. Фәтхрахманова    Иске  Җөри урта мәктәбендә оештырылган   татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика семинарында  катнаштылар. ” Татар теле һәм әдәбияте дәресләрендә  мөһим  проблемалар» дигән темага фикер алыштылар.

Уенда катнашучылар кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары. Әдәби квест – ул уен - эзләнүнең бер төре. Иң элек, балалар алдан укып килергә тиешле әдәбият исемлеге төзелде. Аннан соң уенда катнашучыларга китап укуга юнәлтелгән, сюжет һәм геройлар белән бәйләнгән маршрут тәкъдим ителде. Әдәби уен коллектив рәвештә уздырылды, шулай да һәркемгә җавапның үзе уйлаган вариантын әйтергә мөмкин иде. Шулай итеп, балалар бердәм һәм матур итеп командада уйный белүләрен, бернигә дә карамастан максатка ирешүләрен, авыр хәлдән чыга белергә һәм кыен хәлдә калган иптәшенә булышырга кирәклеген күрсәттеләр. Уен бик кызык һәм мавыктыргыч килеп чыкты.

29 март көнне Теләче муниципаль районының ҖЧҖ «Тукаш» хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.

     Техниканы карауга барлыгы 18 берәмлек трактор, 10 берәмлек арба әзерләнеп куелган иде. Тракторларның әзерлеген тикшерү вакытында, механизатор белән тәэмин ителүве, аларның тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларның хәм арбаларның учетта торган документлары барлыгы тикшерелде. Шулай ук, тракторлар техник үлчәү приборлары белән тикшерелде.

28 март көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды, шулай ук авыл хуҗалыгы машиналарын язгы-кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде.

    Техниканы карауга барлыгы 22 трактор, 9 арба әзерләнеп, тезелеп куелган иде. Тракторлар техник үлчәү приборлары белән тикшерелде. Шулай ук, тракторларның әзерлеген тикшерү вакытында, механизатор белән тәэмин ителүве, аларның тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларның  хәм арбаларның учетта торган документлары барлыгы тикшерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International