Уенда катнашучылар кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары. Әдәби квест – ул уен - эзләнүнең бер төре. Иң элек, балалар алдан укып килергә тиешле әдәбият исемлеге төзелде. Аннан соң уенда катнашучыларга китап укуга юнәлтелгән, сюжет һәм геройлар белән бәйләнгән маршрут тәкъдим ителде. Әдәби уен коллектив рәвештә уздырылды, шулай да һәркемгә җавапның үзе уйлаган вариантын әйтергә мөмкин иде. Шулай итеп, балалар бердәм һәм матур итеп командада уйный белүләрен, бернигә дә карамастан максатка ирешүләрен, авыр хәлдән чыга белергә һәм кыен хәлдә калган иптәшенә булышырга кирәклеген күрсәттеләр. Уен бик кызык һәм мавыктыргыч килеп чыкты.