ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2017 ел
чәршәмбе

28 март көнне Теләче муниципаль районының ҖЧҖ «Алан» хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды, шулай ук авыл хуҗалыгы машиналарын язгы-кыр эшләренә әзерлеге буенча семинар-киңәшмә үткәрелде.

    Семинарда Татарстан Респупликасының авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек министры урынбасары  Н.Н.Хазипов, Татарстан Республикасының дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсе җитәкчесе урынбасары М.А.Халиков, Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары А.Г.Фатхуллин, авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низамутдинов, үзйөрешле машиналар хәм техник торышына күзәтчелек  итү идарәсе житәкчесе Х.Х.Назиров, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык житәкчеләре, баш инженерлар хәм хуҗалыкларның башка белгечләре катнашты.

«Фонд поддержки слепоглухих «Со-единение» проводит Всероссийскую перепись для осуществления системной поддержки и социальной интеграции людей с одновременным нарушением слуха и зрения.

Проведение переписи обусловлено отсутствием точных данных о количестве людей с одновременным нарушением слуха и зрения в России. Фонд «Со-единение» призывает всех неравнодушных людей принять участие в переписи. Люди с одновременным нарушением слуха и зрения часто бывают почти незаметны и невидимы в социуме, ведут затворнический образ жизни, их поиск крайне затруднен. Поэтому важно, чтобы про перепись узнало максимальное число граждан — тогда вероятность найти этих уникальных людей будет существенно выше.

Биредә кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары катнашты. Әдәби ярышның максаты: язучы К.И. Чуковский иҗатына карата кызыксыну уяту иде. Шулай итеп, без балаларга К.И. Чуковскийның гаҗәеп бай әкиятләр дөньясын ачып бирергә, алардагы акыллылык һәм матурлыкны күрә белергә; әкиятләрен хөрмәт итәргә һәм яратырга өйрәттек. Китап укучыларда К.И. Чуковский әсәрләре аша яхшылыкның явызлыкны җиңүен, көчсезләргә һәм яклаучысызларга карата кызгану хисләре тәрбияләргә тырыштык.

Күргәзмәгә күренекле театр артистлары тормышы турында язылган китаплар һәм Республикабызда театр тарихын чагылдырган экспозицияләр куелды.

24 март көнне Үзәк урта мәктәбе базасында район буенча педагогик укулар оештырылды. Бу укуларда безнең  Баландыш төп мәктәбеннән 2 укытучы үзләренең эш алымнары белән уртаклаштылар.  Район күләмендә беренче тапкыр уздырылучы бу бәйгедә Заббарова Г. Н. беренче урынны яулап,  грамота белән бүләкләнде. Шакирова  Ә.З.  рәхмәт хатына ия булды.

28нче март көнне Теләче 2нче балалар бакчасы педагоглары Галимова Н.Ф. һәм Закирова А.Х. Балтач муниципаль районының 5нче номерлы Балтач балалар бакчасы базасында уздырылган "Федераль Дәүләт белем бирү стандартлары аша балалар арасында юл һаләкәтен булдырмау һәм кисәтүне гамәлгә ашыру" дигән темага региональ практик семинарда катнаштылар. Семинар барышында 5нче номерлы Балтач балалар бакчасы педагоглары ачык чаралар күрсәттеләр һәм бу өлкәдә үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Безнең балалар бакчасы педагоглары семинардан үзләре өчен бик күп файдалы һәм кирәкле мәгълүмат алып кайттылар.

23 нче март көнне  Баландыш төп  мәктәбендә ата-аналар җыелышы булды. Көн тәртибендә  3 нче чирек нәтиҗәләре каралды.  Ата-аналарны   мәктәп директоры Хузин Ю. Р.һәм  директор урынбасары Заббарова Г. Н. 3 нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырды. Әти-әниләр каршында район психологы Сәйлән Нәгыймовна “Балалар арасында  суицид очраклары” дигән темага чыгыш ясады.  Балаларга психологик ярдәм күрсәтү  мөмкинлеге турында сөйләп үтте, интернет челтәрендәге сайтлар белән таныштырды. 

Агымдагы елның 28 март көнне районыбызның "Батыр" спорткомлексында "Әти, әни һәм мин - спорт яратучы гаилә" дип исемләнгән үзенчәлекле чара узды. Әлеге бәйрәм-ярышны Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасының физкультура  тәрбиячесе Валияхметова Г.И. , Теләченең 1 нче номерлы балалар бакчасының  тәрбиячесе Хисамутдинова Л.Н. Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасының  тәрбиячесе Хабирова А.Р.  алып бардылар. Ярышта  өч бакчаның әзерлек төркеменә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Уеннар бик мавыктыргычы һәм кызык булды. Әти-әниләр барлык тырышлыкларын куеп, чын күңелдән бергә балалар белән ярыштылар. Уйный, ярыша торгач, уртак счетның 57:57:57 булып, үзара дуслык җиңгәнен сизми дә калдылар. Бәйрәм ахырында оештыручылар әти-әниләргә җылы теләкләрен җиткереп, һәр балага-гаиләгә грамота өләште. Бәйрәмдә катнашучы ата-аналар мондый бәйрәмнәрнең ешрак узуын теләп, көләч йөз, рухи күтәренкелек белән таралыштылар.

Китапханәләр эстетик тәрбия бирүнең бердәнбер учагы булып тора. Балаларны китапханәләргә тарту, китап уку теләкләрен арттыру максатыннан 29 март көнне 3 сыйныф укучылары өчен мәктәп китапханәсендә экскурсия үтте. Китапханәче китапка мәхәббәт, сак караш турында әңгәмә үткәрде. Биредә укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Экскурсия ахырында укучылар үзләренә ошаган китапларны яздырып алдылар.

24 марта на базе МБОУ-Узякская СОШ прошли районные педагогические чтения. В них с докладами выступило 19 педагогов. Из нашей школы приняли участие Хузина Г.Ш., Шаяхметова Л.Г., Гиниятуллина Н.М., Каримова Г.Г. и Мухаметова Р.Х.. Все участники первых районных педагогических чтений получили Благодарственные письма отдела образования Тюлячинского муниципального района РТ.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International