Районда язгы-кыр эшләренә техниканын әзерлеген тикшерү - дәүләт техник карау белән берлектә башланып китте

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

28 март көнне Теләче муниципаль районының ҖЧҖ «Алан» хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды, шулай ук авыл хуҗалыгы машиналарын язгы-кыр эшләренә әзерлеге буенча семинар-киңәшмә үткәрелде.

    Семинарда Татарстан Респупликасының авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек министры урынбасары  Н.Н.Хазипов, Татарстан Республикасының дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсе җитәкчесе урынбасары М.А.Халиков, Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары А.Г.Фатхуллин, авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низамутдинов, үзйөрешле машиналар хәм техник торышына күзәтчелек  итү идарәсе житәкчесе Х.Х.Назиров, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык житәкчеләре, баш инженерлар хәм хуҗалыкларның башка белгечләре катнашты.

    Техниканы карауга барлыгы 29 берәмлек трактор, 21 берәмлек арба әзерләнеп куелган иде. Тракторларның әзерлеген тикшерү вакытында, механизатор белән тәэмин ителүве, аларнын тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларның хәм арбаларның учетта торган документлары барлыгы тикшерелде. Шулай ук, тракторлар техник үлчәү приборлары белән тикшерелде. Техник карауны үткәргән вакытта, семинарда катнашучыларга, техниканы әзерләү тәртибе белән, үткәрү кагыйдәләре белән хәм шулай ук, техника белән йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәлевенә аеруча зур игътибар бирелде.  

    Алан авылы мәдәният йортында, пленар өлешендә, район хуҗалыкларының 2017 елның язгы-кыр эшләре әзерлегенә аеруча зур игътибар бирелде, язгы-кыр эшләре вакытында хезмәт өчен түләү хәм кызыксындыру чаралары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International