Күргәзмәгә күренекле театр артистлары тормышы турында язылган китаплар һәм Республикабызда театр тарихын чагылдырган экспозицияләр куелды.
24 март көнне Үзәк урта мәктәбе базасында район буенча педагогик укулар оештырылды. Бу укуларда безнең Баландыш төп мәктәбеннән 2 укытучы үзләренең эш алымнары белән уртаклаштылар. Район күләмендә беренче тапкыр уздырылучы бу бәйгедә Заббарова Г. Н. беренче урынны яулап, грамота белән бүләкләнде. Шакирова Ә.З. рәхмәт хатына ия булды.
28нче март көнне Теләче 2нче балалар бакчасы педагоглары Галимова Н.Ф. һәм Закирова А.Х. Балтач муниципаль районының 5нче номерлы Балтач балалар бакчасы базасында уздырылган "Федераль Дәүләт белем бирү стандартлары аша балалар арасында юл һаләкәтен булдырмау һәм кисәтүне гамәлгә ашыру" дигән темага региональ практик семинарда катнаштылар. Семинар барышында 5нче номерлы Балтач балалар бакчасы педагоглары ачык чаралар күрсәттеләр һәм бу өлкәдә үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Безнең балалар бакчасы педагоглары семинардан үзләре өчен бик күп файдалы һәм кирәкле мәгълүмат алып кайттылар.
23 нче март көнне Баландыш төп мәктәбендә ата-аналар җыелышы булды. Көн тәртибендә 3 нче чирек нәтиҗәләре каралды. Ата-аналарны мәктәп директоры Хузин Ю. Р.һәм директор урынбасары Заббарова Г. Н. 3 нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырды. Әти-әниләр каршында район психологы Сәйлән Нәгыймовна “Балалар арасында суицид очраклары” дигән темага чыгыш ясады. Балаларга психологик ярдәм күрсәтү мөмкинлеге турында сөйләп үтте, интернет челтәрендәге сайтлар белән таныштырды.
Агымдагы елның 28 март көнне районыбызның "Батыр" спорткомлексында "Әти, әни һәм мин - спорт яратучы гаилә" дип исемләнгән үзенчәлекле чара узды. Әлеге бәйрәм-ярышны Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасының физкультура тәрбиячесе Валияхметова Г.И. , Теләченең 1 нче номерлы балалар бакчасының тәрбиячесе Хисамутдинова Л.Н. Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасының тәрбиячесе Хабирова А.Р. алып бардылар. Ярышта өч бакчаның әзерлек төркеменә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Уеннар бик мавыктыргычы һәм кызык булды. Әти-әниләр барлык тырышлыкларын куеп, чын күңелдән бергә балалар белән ярыштылар. Уйный, ярыша торгач, уртак счетның 57:57:57 булып, үзара дуслык җиңгәнен сизми дә калдылар. Бәйрәм ахырында оештыручылар әти-әниләргә җылы теләкләрен җиткереп, һәр балага-гаиләгә грамота өләште. Бәйрәмдә катнашучы ата-аналар мондый бәйрәмнәрнең ешрак узуын теләп, көләч йөз, рухи күтәренкелек белән таралыштылар.
Китапханәләр эстетик тәрбия бирүнең бердәнбер учагы булып тора. Балаларны китапханәләргә тарту, китап уку теләкләрен арттыру максатыннан 29 март көнне 3 сыйныф укучылары өчен мәктәп китапханәсендә экскурсия үтте. Китапханәче китапка мәхәббәт, сак караш турында әңгәмә үткәрде. Биредә укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Экскурсия ахырында укучылар үзләренә ошаган китапларны яздырып алдылар.
24 марта на базе МБОУ-Узякская СОШ прошли районные педагогические чтения. В них с докладами выступило 19 педагогов. Из нашей школы приняли участие Хузина Г.Ш., Шаяхметова Л.Г., Гиниятуллина Н.М., Каримова Г.Г. и Мухаметова Р.Х.. Все участники первых районных педагогических чтений получили Благодарственные письма отдела образования Тюлячинского муниципального района РТ.
28 март көнне “Батыр” спорткомплексында “Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә” диеп аталган спорт бәйрәме булып узды. Бәйрәмне Теләченең балалар бакчалары физик үсеш тәрбиячеләре Хисаметдинова Л.Н., Хәбирова А.Р., Валиахметова Г.И. оештырды. Бәйрәмдә Теләченең 1,2,3 номерлы балалар бакчаларының мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче балалары һәм аларның әти-әниләре катнашты. “Көнгерә ”, “Җитез пар”, “Кыргаяк” - иң кызык ярышлар буларак истә калды. Өч команда да бик җитезләр, кыюлар иде. Дуслык җиңде. Бәйрәм ахырында катнашкан һәр гаиләгә дә истәлекле грамоталар тапшырылды. Бәйрәм бик күңелле узды. Балаларга да , әти-әниләргә дә бәйрәм бик ошады.
Бүген Иске Җөри урта мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “Федераль Дәүләт Белем Бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында татар телен укытуның актуаль проблемалары” темасына семинар үткәрелде. Семинарда ТР МӘГАРИФНЕ ҮСТЕРҮ ИНСТИТУТЫның өлкән укытучысы И.Т.Сәгъдиева катнашты. Семинар барлык укытучылар өчен уңышлы булды.
Безнең балалар бакчасында әдәп –әхлак тәрбиясе дәрестә һәм дәрестән тыш вакытларда бирелә,бала тәрбияне уен аша алса ул –тәрбия ныклы була. Балаларның яратып уйный торган уеннарының берсе “Кунак чакыру, бу уен барышында балалар кунак каршы алырга, табын янында матур утыру кагыйдәләренә өйрәнәләр.