23 нче март көнне Баландыш төп мәктәбендә ата-аналар җыелышы булды. Көн тәртибендә 3 нче чирек нәтиҗәләре каралды. Ата-аналарны мәктәп директоры Хузин Ю. Р.һәм директор урынбасары Заббарова Г. Н. 3 нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырды. Әти-әниләр каршында район психологы Сәйлән Нәгыймовна “Балалар арасында суицид очраклары” дигән темага чыгыш ясады. Балаларга психологик ярдәм күрсәтү мөмкинлеге турында сөйләп үтте, интернет челтәрендәге сайтлар белән таныштырды.