Агымдагы елның 28 март көнне районыбызның "Батыр" спорткомлексында "Әти, әни һәм мин - спорт яратучы гаилә" дип исемләнгән үзенчәлекле чара узды. Әлеге бәйрәм-ярышны Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасының физкультура тәрбиячесе Валияхметова Г.И. , Теләченең 1 нче номерлы балалар бакчасының тәрбиячесе Хисамутдинова Л.Н. Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасының тәрбиячесе Хабирова А.Р. алып бардылар. Ярышта өч бакчаның әзерлек төркеменә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Уеннар бик мавыктыргычы һәм кызык булды. Әти-әниләр барлык тырышлыкларын куеп, чын күңелдән бергә балалар белән ярыштылар. Уйный, ярыша торгач, уртак счетның 57:57:57 булып, үзара дуслык җиңгәнен сизми дә калдылар. Бәйрәм ахырында оештыручылар әти-әниләргә җылы теләкләрен җиткереп, һәр балага-гаиләгә грамота өләште. Бәйрәмдә катнашучы ата-аналар мондый бәйрәмнәрнең ешрак узуын теләп, көләч йөз, рухи күтәренкелек белән таралыштылар.