28 нче март көнне Теләче балалар китапханәсендә, «Балалар китабы атналыгы» кысаларында «Отгадай загадки дедушки Корнея!» дигән әдәби ярыш үткәрелде.

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

Биредә кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары катнашты. Әдәби ярышның максаты: язучы К.И. Чуковский иҗатына карата кызыксыну уяту иде. Шулай итеп, без балаларга К.И. Чуковскийның гаҗәеп бай әкиятләр дөньясын ачып бирергә, алардагы акыллылык һәм матурлыкны күрә белергә; әкиятләрен хөрмәт итәргә һәм яратырга өйрәттек. Китап укучыларда К.И. Чуковский әсәрләре аша яхшылыкның явызлыкны җиңүен, көчсезләргә һәм яклаучысызларга карата кызгану хисләре тәрбияләргә тырыштык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International