Урта Мишә авылында бик матур, җылы бәйрәм чарасы узды.
Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов рәислегендә комиссия әгъзалары катнашында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә, балаларда патриотлык хисләрен тәрбияләү максатыннан, “Россия — минем Ватаным” исеме астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Россия көне — һәр россияле өчен истәлекле бәйрәм. Тарихыбыз безне күп нәрсәгә, шул исәптән, дөньядагы көчле дәүләт урынын яулап алу һәм үзенең бәйсезлеген раслау өчен, Россиянең күпгасырлык авыр юл үткәнен онытмаска да өйрәтә.
Шәтке авыл китапханәсе "Надень народное на День России" Бөтенроссия акциясендә катнашты. Россия күпмилләтле ил, һәм һәр халыкның кабатланмас традицион мәдәнияте бар, аның аерылгысыз өлеше булып милли костюм тора. Акция халык костюмының матурлыгын һәм миллилеген, төрле халыкларның милли мәдәниятләренең үзенчәлеген, традицияләрне саклауның мөһимлеген ассызыклау өчен үткәрелә.
13 июнь Үзәк авыл китапханәсе хезмәткәрләре Россия көненә багышланган "Россия йөзләрендә" тарихи экскурсиясең үткәрү максатыннан мәктәп яны лагерында булдылар.
12 июнь - Россия көнен дәүләтебезнең һәр җирендә билгеләп үтәләр. Шул рәвешле үз традицияләре, тарихы, халкы, җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз.
Алан авылы китапханәсендә дә Россия көненә багышланган тарихи сәгать узды. Чараның максаты - үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык формалаштыру, РФнең дәүләт символларын - гербын, эләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру иде.
11 июнь көнне, Россия көне алдыннан, «Киләчәк» яшьләр үзәге мәйданчыгында асфальтта «Россияне рәсемгә төшерәбез» дигән рәсемнәр ясау конкурсы узды.
Китапханә хезмәткәрләре җитәкчелегендә балалар асфальтта: төрле төстәге йортлар, каеннар, чәчәкләр, кояш һәм, әлбәттә, Россия флагын рәсемгә төшерделәр.
11 июнь көнне Айдар авыл китапханәсендә Пушкин картасы кысаларында тозлы камырдан җиләк-җимешләр кәрҗине әзерләү буенча «Тозлы камырның тылсымлы дөньясы» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Тозлы камырдан төрле декоратив әйберләр ясау традициясе бик борынгы заманнардан ук килә һәм бик популярлашып китте. Чөнки камыр материал буларак, эластик, сузылучан. Аннан төрле фигуралар ясау бик җиңел. Мондый әйберләр озак сакланалар. Ә камыр белән эшләү исә кешеләргә әйтеп бетергесез зур ләззәт бирә.
Бу көнне без Ватаныбызны, Россияне, меңьеллык тарихы һәм уникаль мирасы булган илне хөрмәтлибез. Укучыларыбыз игътибарына Россия көненә “Без бердәм, без Россия” дип исемләнгән күргәзмә эшләп куелды. Шулай ук ватаныбыз тарихы, мәдәнияте һәм сәнгате буенча, дәүләт символлары, гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәр, Россиядә яшәүче халыклар турында ВК һәм телеграмм битендә укучылар игътибарына “Что я знаю о России” дигән онлайн-викторина тәкъдим ителде.
12 июньдә иң яшь һәм тантаналы милли бәйрәмнәрнең берсе – Россия көнен билгеләп үтәбез. Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Илебезнең төп байлыгы – аның күпмилләтле халкы. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк.