12 июньдә иң яшь һәм тантаналы милли бәйрәмнәрнең берсе – Россия көнен билгеләп үтәбез. Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Илебезнең төп байлыгы – аның күпмилләтле халкы. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк.
Россия көне алдыннан Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Бергә без зур көч, бергә без Россия иле” исемле шигъри сәгать уздырдылар. Чара башында кыскача әлеге бәйрәмнең килеп чыгышы турында сөйләнде, Россия турында, туган як турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Балалар “Россия символикасы” викторинасында белемнәрен күрсәттеләр.