11 июнь көнне Айдар авыл китапханәсендә Пушкин картасы кысаларында тозлы камырдан җиләк-җимешләр кәрҗине әзерләү буенча «Тозлы камырның тылсымлы дөньясы» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Тозлы камырдан төрле декоратив әйберләр ясау традициясе бик борынгы заманнардан ук килә һәм бик популярлашып китте. Чөнки камыр материал буларак, эластик, сузылучан. Аннан төрле фигуралар ясау бик җиңел. Мондый әйберләр озак сакланалар. Ә камыр белән эшләү исә кешеләргә әйтеп бетергесез зур ләззәт бирә.
Катнашучылар тестопластика кебек кызыклы иҗат турында белделәр, шулай ук тозлы камырдан үз куллары белән камырдан җиләк-җимешләрне ничек матур һәм оригиналь итеп ясау ысулларына өйрәнделәр.