ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2017 ел
дүшәмбе

Балалар теннис, шахмат уеннарын бик яратып уйныйлар, -дип хәбәр итте безгә авыл клубы мөдире Сагдиева Филүзә.

Очрашуга Тәмте-Мәтәскә хәм Ямбулат авылында туып үскән, хәзер читтә яшәүче якташларыбыз кайтты. Алар туган-якка булган сагыну хисләрен үзләренең җырлары аша җиткерделәр. Кичә бик күңелле хәм оешканлык белән утте. Соңыннан онытылып бара торган "кичке уеннар" ны уйнап, соң гына таралыштылар.

Шигырь уку бәйгесендә  укучыларыбызның чыгышлары жюри тарафыннан югары бәяләнде. Сафин И. һәм Шарипов Д. призер булдылар. Мәктәп администрациясе рус теле укытучысы Хузина Г.Ш. га, укучыларыбызга рәхмәт белдерә, аларга иҗади уңышлар тели.

9 март  көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә  Бөтенроссия «Живая классика» конкурсының муниципаль этабы үтте. Барлыгы 12 мәктәптән 34 укучы чыгыш ясады. Уку бәйрәмендә безнең мәктәптән 5 укучы катнашты, 10 класс укучысы Гильмутдинов Ильдус призлы урынга лаек булды.

Безнең мәктәптән Зиганшина Руфия   һәм  Муртазина Руфия  катнаштылар . Барлык катнашучылар да грамота белән бүләкләнде.

Безнең мәктәптән Загидуллина Азалия  һәм  Сафина Альбина катнашты . Азалия уңышлы чыгыш ясап, призлы урынга лаек булды. Аны котлыйбыз!


10
март, 2017 ел
җомга

Шул уңайдан 9 март көнне Казаклар авыл китапханәсендә  “Бәлеш бәйрәме” үткәрелде. Кичә барышында күренекле якташыбызны искә алу мизгелләре аеруча истә калырлык булды.  Кичәдә катнашучылар Юныс Әхмәтҗановның рецеплары буенча пешерелгән, милли ризыклары белән таныштырдылар. Төрле ярышларда үзара көч сынаштылар. Аш - су әзерләү серләре турында сорауларга, табышмакларга җавап бирделәр. “Татар халык ашлары” дип исемләнгән Юныс Әхмәтҗановның китаплары урын алган күргәзмә белән таныштылар.

Алар кызыклы конкурсларда актив катнаштылар, табышмакларга тапкыр җаваплар бирделәр. Бигрәк тә, “Модалар ательесы” конкурсында, кул астында булган-газеталар, скотч, кайчы һәм фантазияне дә эшкә җигеп  кызыклы, үзенчәлекле костюмнар иҗат иттеләр. Шәриф Камалның укучыларыбызга тәкъдим ителгән  “Буранда” хикәясе әниләренә карата сак караш, илтифатлы булырга кирәклеге турында өндәде.

Нәкъ менә шушы көннәрдә кешелек дөньясы иң матур бәйрәмнәрнең берсе –8 нче Март Халыкара хатын - кызлар көнен билгеләп үтте. Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә 6-9 март көннәрендә “Күңелләргә якты хисләр өстәп, язлар булып балкы, хатын-кыз!” дип исемләнгән күргәзмә эшләп килде. Күргәзмәдә әлеге бәйрәмнең тарихын чагылдырган материаллар, хатын-кыз образына дан җырланган әсәрләр, шигырьләр, журнал битләрендә басылган күренекле гүзәл затлар турында язмалар урын алды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International