Шул уңайдан 9 март көнне Казаклар авыл китапханәсендә “Бәлеш бәйрәме” үткәрелде. Кичә барышында күренекле якташыбызны искә алу мизгелләре аеруча истә калырлык булды. Кичәдә катнашучылар Юныс Әхмәтҗановның рецеплары буенча пешерелгән, милли ризыклары белән таныштырдылар. Төрле ярышларда үзара көч сынаштылар. Аш - су әзерләү серләре турында сорауларга, табышмакларга җавап бирделәр. “Татар халык ашлары” дип исемләнгән Юныс Әхмәтҗановның китаплары урын алган күргәзмә белән таныштылар.