9 март көнне, Айдар авыл китапханәсендә, «Тамчы» берләшмәсенә йөрүче балалар катнашында «Яз гөлләре сезгә, гүзәл кызлар!» дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырылды.

2017 елның 10 марты, җомга

Алар кызыклы конкурсларда актив катнаштылар, табышмакларга тапкыр җаваплар бирделәр. Бигрәк тә, “Модалар ательесы” конкурсында, кул астында булган-газеталар, скотч, кайчы һәм фантазияне дә эшкә җигеп  кызыклы, үзенчәлекле костюмнар иҗат иттеләр. Шәриф Камалның укучыларыбызга тәкъдим ителгән  “Буранда” хикәясе әниләренә карата сак караш, илтифатлы булырга кирәклеге турында өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International