ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

7 март көнне Алан авылы китапханәсендә 8 март- Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан,  “Бер күрешү –үзе бер гомер” дип исемләнгән ретро-кичә үткәрелде.Кичәгә авылыбызның өлкән яшьтәге китап укучылары чакырылды.Килгән кунаклар ,чәй табыны артында яшьлек елларын,авылда булган истәлекле дә,  күңелдә тирән эз дә калдырган,күңелле дә булган вакыйгаларны искә төшереп ,хәтер яңарттылар.  Киләчәк бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләр  яңгырады.Кичә бик күңелле һәм бәйрәмчә рухта үтте.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                     

«Творческая студия «Лето»» хезмәткәрләре ут белән уйнау куркынычы турында сөйләделәр, тамаша күрсәттеләр.

      Янгын куркынычсызлыгы нигезләрен кече чактан ук аңларга кирәк.  Балаларына янгын чыгу очрагында нәрсә эшләргә икәнлеге турында сөйләделәр, “ Спички не тронь-в них огонь ” тамашасы балаларга аеруча ошады.

7 нче  март көнне Олы Мишә урта мәктәбендә 8 март –Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Ягез әле, кызлар” конкурсы үткәрелде. Бу чарада  “Татар кызлары ” һәм “Кызлар-йолдызлар” командалары катнашты.  Бәйрәм төрле ярыш-конкурслар белән үрелеп барды.  Бәйгеләр арасында егетләребез бәйрәм белән котлап  җырладылар, биеделәр.

Мартның беренче декадасында Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Су объектлары янында куркынычсызлык чаралары” дигән темага сыйныф сәгатьләре уздырылды. 9 мартта тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Хисматуллин И.М. практик чара вакытында укучыларга су объектлары янында, боз өстендә нинди кагыйдәләргә таянырга кирәклеген аңлатты.

Шөгельсезлек – замана чире, ләкин физик авыру гына түгел, ә рухи авыру да. “Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет – саулык!” – шушы исем астында, яшьләрне азга гына булса да телефоннан һәм компьютердан аерып тору максатыннан, авылыбыз яшьләре арасында даими рәвештә дусларча өстәл теннисы, шашка, шахмат уеннары уйнала. Бу уеннарны, бигрәк тә өстәл теннисы уенын яшьләребез,  кызлар да, егетләр дә үз итә. Тимербаев Илсаф, Шарипов Марат, Файзрахманов Булат, Ахметшина Илзилә, Хазиева Ландыш, Мубаракшина Ләйсәннәр спортның бу төрен якын күрәләр.

Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. 7 март көнне Урта Мишә авылы клубында китапханәче белән берлектә “Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда” - исемле КВН – кичә үткәрелде. КВН – кичәдә Кибәче һәм Урта Мишә авылы ханымнары катнашты.

Бу  бәйрәм кичендә җыелган  хатын-кызларны авылның сәләтле яшьләре, «Движение» бию төркеме , «Задоринка »ансамбле тәбрикләде .Кичә  язгы гөрләвек шикелле матур җырлар, нәфис сүз, ялкынлы биюләр белән үрелеп барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International