7 нче март көнне Олы Мишә урта мәктәбендә 8 март –Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Ягез әле, кызлар” конкурсы үткәрелде. Бу чарада “Татар кызлары ” һәм “Кызлар-йолдызлар” командалары катнашты. Бәйрәм төрле ярыш-конкурслар белән үрелеп барды. Бәйгеләр арасында егетләребез бәйрәм белән котлап җырладылар, биеделәр.