ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бу кичә китапханәче белән берлектә үткәрелде.Бәйрәмдә "Өмет" балалар фольклор коллективы һәм "Җәүһәр" фольклор коллективлары чыгыш ясады.

Бәйрәм ялында Баландаш мэдэният йортында авылдашларыбызнын авылыбызга кайткан кунакларның, ялга кайткан авылдашларыбызның ялын күңеллерәк узуын теләп, мәдәният йортыбызда 8 нче март көнне Саба районы Тобэк авылы узешчэннэре  М. Гыйлэжевның “Казан егетләре” спектаклен тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Залда утырган төрле яшьтәге тамашачы күңеленә, яше-картына спектакль бик ошады һәм тагын да шундый бай әчтәлекле спектакльләр белән безнең сәхнәләрдә кабат очрашуны көтеп калабыз дип таралыштылар.

Агымдагы елның 2-3 март көннәрендә Казан шәһәренең “Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә” 2002 елгы һәм кечерәк егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча укучылар арасында XI нчы Спартакиада кысаларында Татарстан беренчелеге булып узды. Ярышта Татарстан районнарыннан 20 команда катнашты, шул исәптән безнең районның Теләче мәктәбе укучылары җыелма командасы да (тренерлары балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге өстәмә белем бирү педагогы Р.Әбҗәлилов). Уен нәтиҗәләре буенча, безнең район җыелма командасы үз группасында 3 нче урынга лаек булды.  

Дөньяның төрле почмакларыннан 250 дән артык катнашучы булган бәйгедә безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында йөрүче,  икенче кечкенәләр төркеменнән Шәмсетдинова Я. беренче урынны яулады. Ул грамота, планшет һәм телефон белән бүләкләнде. Йолдызчыгыбызны беренче зур җиңүе белән котлыйбыз!!!

Бу бәйрәмдә безнең бакчаның музыка җитәкчесе Терло Э.В. катнашты. Анда ул вокал-соло номинациясендә беренче урынны яулады Һәм диплом белән истәлекле бүләккә ия булды. Аны бу җиңүе белән тәбриклибез, эшендә һәм иҗатында уңышлар телибез!

4 март көнне Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә 8 март-Халыкара хатын- кызлар көненә багышланган бәйрәм тантанасы булып үтте. Чарага укучыларның әниләре чакырылган иде.Укучылар әниләренә бүләкләр әзерләделәр, өлкән сыйныф укучылары педагог- оештыручы Мөхәмәдиева Н.Д җитәкчелегендә бәйрәм чарасында чыгыш ясадылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Бакчабызда ,8 Март Халыкара хатын – кызлар көненә багышланган “Әнием - кояшым! ”- дип исемләнгән бәйрәм булып узды.Балалар әниләрне,әбиләрне чын күңелдән бәйрәм белән котлап шигырьләр,җырлар,биюләр башкардылар,алар белән кызыклы уеннар уйнадылар,үз куллары белән эшләнгән бүләкләрен кадерле кешеләргә тапшырдылар.

Олы Мәтәскә балалар бакчасында бәйрәм иртәсе әниләр һәм әтиләр белән берлектә үтте. Кичә "Гаилә бәхете - балада" дип аталды. Гаиләләр үзара тапкырлыкта, җитезлектә, осталыкта, сәнгатьтә көч сынаштылар. Балалар әниләренә, әтиләренә изге теләкләрен, яратуларын шигырь, җыр , бию аша җиткерделәр. Кичә ахырында балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен иң кадерле кешеләре - әниләренә тапшырдылар.

Бакчабызда кадерле әниләребезгә,әтиләребезгә багышланган  “Гаилә-җылы учак”дигән  бәйрәм иртәсе үтте.Яраткан кешеләребезгә дип матур шигырьләр,җырлар, биюләр өйрәндек. Безнең чыгышларыбыз кадерлеләребезгә бик тә ошады.Әти-әниләр дә төрле уеннарда катнаштылар, җырладылар һәм “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерделәр.Балалар  әти- әниләренә  үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар .Бәйрәм ахырында, эти-әниләр белән бергәләп,әниләребез пешереп алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчтек.

Бакчабызда  әти-әниләр белән берлектә "Гайлә бәйрәме" үткәрелде. Балалар әти-әниләренә үзләре әзерләгән шигырләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар,биюләр башкардылар. Әти-әниләр дә балаларга әкият тә уйнап күрсәттеләр,җырларда башкардылар, балалары белән сомолет ясап очырттылар, төрле ярышларда катнаштылар. Бәйрәм чәй табыны артында  бик күңелле тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International