ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

7 март көнне мәктәптә язның беренче бәйрәменә карата укучы кызлар һәм укытучылар арасында  “Ягез әле,кызлар!”  конкурсы үткәрелде. “Кашкарый” һәм “Кыңгырау” командасы кызлары үзләренең осталыкларын төрле конкурсларда сынап карадылар.

Кичәгә уллары бүгенге көндә  хәрби хезмәттә булган Теләче авылында яшәүче солдат әниләре  чакырулы иде. Солдат әниләре белән очрашу кичәсен уздыру китапханәдә матур традициягә әйләнде. Бу көнне солдат әниләренә багышлап матур җырлар җырланды, якынлашып килүче 8 март бәйрәме уңаеннан котлаулар яңгырады. Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында җылы әңгәмә белән дәвам итте.

2 команда катнашты.  "Тамчы" командасы һәм"Җиләккәй"командасы. Командалар  төрле конкурсларда катнашып ярыштылар. Конкурслар  концерт номерлары белән үрелеп барылды. Нәтиҗәләр буенча барлык конкурсларда тигез, дуслык җиңде. Барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.. Шулай ук китапханәдә "Сезнең өчен кадерле хатын-кызлар"дигән  күргәзмә оештырылды.

Чираттагы китапханә гәҗитенең  2017 нче елда 2 нче саны дөнья күрде. Бу гәҗиттә - китапханә эшчәнлеге, анда оештырылган төрле чаралар, кичәләр, кызыклы конкурслар яктыртылды.


7
март, 2017 ел
сишәмбе

Сезне язның иң матур, соклангыч бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Бу барыбыз өчен дә аеруча якын, аерым көн. Җирдә табигатьнең уяну мәле, кояш та яктырак, җылырак карый кәефләрдә күтәренке, кешеләрнең йөзендә елмаю балкый. Хатын-кызларыбыз да үзләренең матурлыклары, мөлаемлыклары, киң күңеллелекләре белән язны хәтерләтә. Димәк, яз һәм гүзәл затларыбыз бәйрәме юкка гына бергә туры килмәгән.

Кичә башында китапханәче әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихын сөйләп узды.Чәчәктән төрле композицияләр эшләу тәртибе белән таныштырды. Шулай ук бу көнне  китапханәдә «Быть женщиной великое искусство» исемле китап күргәзмәсе дә эшләнде.

Узган елда хоккей турниры булса, бу елны волейбол ярышы оештырылды.  Бу ярышта 4 команда  катнашты.  Аларны китапханәче Хузиахметова З. һәм  авыл җирлегеннән Тимербаева А. казанда пешкән пылау һәм самавырда кайнаган чәй белән сыйладылар. Катнашучылар  мондый бәйрәм оештырган өчен, авыл җирлеге башлыгына үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.

Бу чарада “Җәүһәр” клубына йөрүче ханымнар һәм аларның тормыш иптәшләре катнаштылар. Алар татар халык җырларын искә төшерделәр һәм җырладылар. Бу чара катнашучыларның күңелләренә хуш килде.

 Шул уңайдан Казаклар  авыл китапханәсендә "Язган гомер – булмасын күмер!” дип исемләнгән наркоманиягә каршы көрәш темасын яктырткан буклетлар, китаплардан торган күргәзмә куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International