Узган елда хоккей турниры булса, бу елны волейбол ярышы оештырылды. Бу ярышта 4 команда катнашты. Аларны китапханәче Хузиахметова З. һәм авыл җирлегеннән Тимербаева А. казанда пешкән пылау һәм самавырда кайнаган чәй белән сыйладылар. Катнашучылар мондый бәйрәм оештырган өчен, авыл җирлеге башлыгына үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.