ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2017 ел
сишәмбе

Күргәзмәгә төрле яшьтәге укучылар өчен татар һәм рус телләрендәге китаплар куелды. Җитди эчтәлекле, яшәү мәгънәсе һәм тормыш фәлсәфәсенә кагылышлы уй-фикерләр белән сугарылган романтик рухлы китаплар укучылар күңеленә хуш килер.

3 март көнне Сауш авылы китапханәсендә ясле балалары өчен Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның туган көне булып узу уңаеннан “Президентыбызга – 60 яшь” дип исемләнгән танып – белү сәгате үткәрелде. Анда балаларга аның тормыш юлы, алып барган эшчәнлеге турында сөйләнелде.  

2 март көнне Сауш авылы китапханәсендә Юныс Әхмәтҗанов тууына 90 ел тулу уңаеннан Сауш авылы китапханәсендә “Татар ашлары остасы” исемле китап күргәзмәсе куелды. Андагы кызыклы рецептлар китап укучыларга тәкъдим ителде.

Һәм ул серле сандыкның иң кадерле хәзинәсе – китап. Ә китап белән укучы арасында һәрвакыт китапханә һәм китапханәче тора. 4 март көнне Урта Мишә авылы китапханәчесе күчмә китапханә белән Җәнәй авылында булды.

7 март  көнне Олы Кибәхуҗа башлангыч  мәктәбенең  укучылары белән  “Ягез  әле, кызлар!” конкурсы үткәрелде.   Конкурста  “Елмаю” һәм “Шатлык” командалары катнашты. Бәйрәмне үткәрү өчен кызыклы программа төзелгән иде. Кызлар җитезлектә, тапкырлыкта, уңганлыкта көч сынаштылар. Конкурс башында малайлар кызларны бәйрәм белән тәбрикләделәр һәм җырларын бүләк иттеләр.

Яз  көне безнең иң  матур  бәйрәмебез-  8 нче  март  хатын-кызлар  көнебилгеләп үтелә. Бу атнада  безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында да   матур  бәйрәмебез -  8 нче  март  халыкара хатын-кызлар  көненә багышланган бәйрәм иртәләре  гөрләпузды. Балалар әниләренә,әбиләренә,апаларына  матурҗырлар, шигырьләр, биюләр  котлаулар  бүләк иттеләр. Балалар үз куллары белән  бүләкләр ясап әниләрен , әбиләрен  шатландырдылар. Бәйрәмгә килгән әниләр, әбиләр  группалардагы үзләренең  фото сурәтләрен  карап  хозурландылар. Бәйрәм иртәләре балаларга да, әти-әниләргә дә бик ошады.

Бүген Теләче 3-нче номерлы балалар бакчасында “8-  март” бәйрәменә багышланган бәйрәм кичәләре дәвам итте. Бәйрәм белән мәктәпкәчә  төркем балалары  кадерле әниләрен, әбиләрен, апаларын, сеңелләрен котладылар!  Хормәтле хатын-кызлар шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын,табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен, эшләрегездә тынычлык, уңышлар сезгә!

6 мартта Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Ягез әле, кызлар!” конкурсы үткәрелде. Конкурсның максаты – кызларның иҗади сәләтләрен үстерү, матурлыкны тоярга өйрәтү, гүзәл затларга карата хөрмәт тәрбияләү.

Конкурста 8-11 сыйныф кызлары үзара көч сынашты. Гадел жюри урыннарны түбәндәге тәртиптә бүлде: беренче урын – 9 сыйныф, икенче урын – 10 сыйныф, өченче урын – 11 сыйныф. Кызларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларга уңышлар телибез!

Бакча хезмәткәрләренең хезмәте белән таныштылар , һәрбер яңалыкны кызыксынып тыңладылар, бакча буйлап ориентлашырга өйрәнделәр. Музейда алар борынгы савыт-сабалар, бала бишеге, керосин лампасы, чабата кебек экспонатларны бик кызыксынып карадылар, элеккеге вакытларда аларның нинди максатларда кулланылганын белделәр. Ә “тәмле” бүлмәдә аларны бакчабыз пешекчеләре каршы алды. Пешекчеләр балалар өчен нинди ризыклар әзерләүләрен, ашханәдә урнашкан җиһазларны, аларның кулланылышын,алар белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен тәфсилләп сөйләп бирделәр. Аннан соң балалар шәфкать туташы бүлмәсенә үттеләр. Монда балаларны бакчабыз шәфкать туташы  Миннебаева Н.Н. градусник, шпатель, бинт, мамык, ингалятор кебек медицина кирәк –яраклары белән таныштырды, авырмас өчен балаларга үзенең киңәшләрен бирде. Кер юа торган булмәдә нәниләр кер юа торган машинаның ничек эшләвен, бу бүлмәдә эшләүче апының хезмәтен күзәттеләр. Мондый сәяхәтләр балаларда хезмәткә мәхәббәтәт, көнкүреш җиһазларына карата сакчыл караш тәрбияли

Концертта күмәк җыр һәм фортепиано бүлегендә укучы балалар чыгыш ясады. Концертны сәнгать мәктәбен тәмамлаган һәм безгә кунак булып килгән Мисолка вокаль ансамбле ачып җибәрде. Беренче сыйныфка йорүче балалар үзләренен чыгышлары белән барлык тамашачыларны сокландырдылар. Бу концерт әниләргә бәйрәм сәламе булып яңгырады. Алдагы коннәрдә дә бу балаларга уңышлар теләп калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International