Шул уңайдан башлангыч сыйныф укучылары яраткан әниләренә һәм әбиләренә бүләк әзерләделәр.Балаларның үз куллары белән тырышып ясаган эшләре-әниләр һәм әбиләр өчен иң яхшы бүләк.
Бүген Теләче 3-нче номерлы балалар бакчасында “8- март” бәйрәменә багышланган бәйрәм кичәләре башланып китте. Бәйрәмне зурлар төркеме балалары башлап җибәрделәр . Алар әниләрне, әбиләрне, дәү әниләрне, апаларны, сеңелләрне ихластан бәйрәм белән котладылар, алар белән кызыклы уеннар уйнадылар, үз куллары белән эшләгән бүләкләрен кадерле кешеләренә тапшырдылар. Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Көннең яктылыгы кояшта,күкнең матурлыгы йолдызларда,җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.Сезне шул җир йөзен бизәген халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез! Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек,рәхәтлек, җанга ял алып килә.
Тиздән 8 март – Әниләр бәйрәме. Шул уңайдан Олы Мишә урта мәктәбендә “Әниемә бүләгем” исемле конкурс игълан иттек. Конкурска барлык укучылар да бик теләп катнашалар. Һәр укучы үз әнисенә кадерле бүләген ясый. Бәйрәм көнне матур, ягымлы сүзләр белән котлап бүләкне тапшырырга телиләр. Хөрмәтле әниләребезне, әбиләребезне, кызларыбызны язның беренче бәйрәме- 8 март-Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
-Теләче муниципаль район Советының 2016 нчы елның 13 нче декабрендә кабул ителгән “Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының 2017 нче елга һәм 2018 һәм 2019 еллар план чорына бюджеты турында” карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
Утырышта Теләче муниципаль районы башкарма комитетының финанс-бюджет палатасы рәисе Яхин Р.Р. чыгыш ясады.
Күтәрелгән мәсьәлә буенча муниципаль район Советының 79 нчы номерлы карары кабул ителде.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә 4 март көнне, укучыларны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан, “Аҗаган” уеннары үткәрелде. Быел да бу уен бик куңелле үтте. Укучылар ике командага бүленеп төрле ярышларда көч сынашты. Спорт уеннары, яшерелгән “мина”лар табу, зирәклеккә сораулар ярышы аеруча мавыктыргыч һәм кызыклы булды. Соңыннан укучылар учакта пешкән ухадан авыз иттеләр.
27 нче февраль Максабаш башлангыч мәктәбендә зур бәйрәм – Әлифба бәйрәме булды. 1 сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслеге белән саубуллашты. Укучылар матур җырлары, шигырьләре белән күңелне ачтылар.Бәйрәмгә балаларның әниләре һәм Максабаш балалар бакчасына йөрүче балалар да килгән иде. Бәйрәм күңелле үтте. Укуның әлеге баскычын беренчеләр уңышлы гына үттеләр. Киләчәктә дә алар безне матур нәтиҗәләр белән шатландырырлар, дип ышанып калабыз.
Барлыгы 44 команда, 300 дән артык көрәшче катнашты. Спорт мәктәбе тренерлары Гыйниятуллин Илдар, Сафин Алмаз, Әскәров Венер җитәкчелегендә Теләче районы командасы да бу ярышта чыгыш ясады.
Көрәш нәтиҗәләре буенча безнең команда 11 урында калды.
Шәхси беренчелектә Әскәров Венернын шәкерте Камалиев Ильдар ( 60 кг-да) 3 урын яулады.
Әлеге зур чарада Айдар авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Нәфис сүз", " Ләйсән" бию төркеме, "Сандугач" җыр берләшмәләрендә йөрүче яшьләре катнашып призлы урыннар яулыдылар. Айдар авыл үзешчәннәр көче белән әзерләнгән фестивальдә "Иң матур ошетырлган" концертлар арасында II урын Диплом белән бүләкләнде.
Күргәзмәгә төрле яшьтәге укучылар өчен татар һәм рус телләрендәге китаплар куелды.Җитди эчтәлекле,яшәү мәгънәсе һәм тормыш фәлсәфәсенә кагылышлы уй-фикерләр белән сугарылган романтик рухлы китаплар укучылар күңеленә хуш килер.